

Төркиянең сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, алар 132 проектны гамәлгә ашырган, һәр проектка уртача 35 миллион доллар түләнгән.
Төркия компанияләре беренче тапкыр 1972 елда чит илләр белән контракт төзиләр. Шуннан бирле 131 илдә 11,2 мең проектны гамәлгә ашырганнар, бу аларга 458,4 миллиард доллар табыш китергән. Әмма соңгы елларда геосәяси тотрыксызлык аркасында аларның чит илләрдәге эшчәнлеге бераз сүрелде.
2020 елда төрек компанияләре 15,9 миллиард долларга 354 проектка контракт төзегән. 2021 елда пандемия чикләүләре бераз йомшарды, шуңа 30 миллиард долларлык проектларга алынганнар. Төркиянең бу өлкәдә иң зур партнеры – Русия. Аннан кала - Төрекмәнстан һәм Ирак.
Чыганак: vestiturkey.com