Дөньяда ниләр бар?
7 июль 2022, 06:13

Пассажирның кулын кыскан

Һәм туктаудан баш тарткан.  

newsae.runewsae.ru
Фото:newsae.ru

Мәскәүнең Южное Бутово районында автобус водителе кузгалып киткәндә пассажирның кулын автобус ишегенә кыса һәм туктаудан баш тарта.

Телеграм-каналлар бастырган видеоязма кадрларында кулы кысылган пассажирның  водительгә “мужчина, у меня там дети за бортом”, дип мөрәҗәгать итүе аермачык ишетелә. Водитель ишетмәмешкә салыша, шуннан пассажир аны мыскыл итә башлый. Пассажир тукталышта кул баласы белән коляскасы калуын кат-кат кабатлый.

Башкаланың транспорт департаментында хәбәр итүләренчә, бу  хәл дүшәмбе көнне теркәлгән. Автобус водителен эштән куганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас