Дөньяда ниләр бар?
7 июль 2022, 08:26

Әфганстан халкына ярдәм

Июль азагында Ташкент шәһәрендә Әфганстан буенча өченче халыкара конференция үтәчәк.

rossaprimavera.ru Әфганстан халкына ярдәмrossaprimavera.ru Әфганстан халкына ярдәм
Әфганстан халкына ярдәмФото:rossaprimavera.ru

Анда дөньяның 20 иленнән һәм халыкара оешмалардан делегацияләр катнашачак.

Әлеге вакытта Үзбәкстан властьлары Әфганстандагы мохтаҗларга актив гуманитар ярдәм күрсәтәләр, аерым алганда Термез шәһәре әфганлыларга халыкара ярдәм күрсәтү үзәгенә әйләнгән. Ташкент шәһәре әфган территориясендә инфраструктура проектлары да башкара, әйтик Трансәфган тимер юлын салалар. Ул юл Үзәк һәм Көньяк Азияне тоташтырырга тиеш.

Февраль аенда АКШның Ак йорты Әфганстан Үзәк банкының 7 миллиард доллар акчасын үз кирәк-ярагына туздыруы турында хәбәр итте. Ул акчаларны Нью-Йоркның федераль резерв банкында туңдырганнар иде. 3,5 миллиард долларны 2001 елның 11 сентябрендә теракт вакытында каза күргән гаиләләргә бүлеп биргәннәр, калганын Әфганстанда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча чараларны финанслауга салып куйганнар.

Чыганак: uz.sputniknews.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас