Дөньяда ниләр бар?
7 июль 2022, 08:14

Аляска безгә кире кайтырмы?

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин АКШны Алясканың кайчандыр Русиянеке булганын онытмаска чакырды.

Аляска безгә кире кайтырмы?Аляска безгә кире кайтырмы?
Аляска безгә кире кайтырмы?

 

Русия теләсә кайсы вакытта аны кире кайтара ала, ди ул. Әгәр Америка Русия ресурслары белән файдалана икән, Русия дә җавапсыз калмаячак.

“Әдәпле булу ул йомшак булу дигән сүз түгел. Без АКШның эчке эшләренә тыкшынмыйбыз. Алар берничә дистә ел инде үзләрендәге бөтен вакыйгаларда да, президент сайлауларында да Русияне гаепләү сүзләрен дога урынына укыйлар. Үзеңнең президентыңны шулай хөрмәт итмәскә мөмкинме? Америкалылар сайлап куйган президент бит ул. Я берсе начар, я берсе велосипедтан егылып төшә. Анда да без гаепле”, - диде Володин.

Ул парламентта Ерак Көнчыгыштан сайланган депутатларга Алясканы күзәтү астында тотарга кушты.
Чыганак: omskinform.ru

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас