Дөньяда ниләр бар?
6 июль 2022, 15:37

Песи керпе балаларын ашатып үстергән (фото)

Могҗиза дими ни диясең инде.

© «Челны-онлайн» телеграм каналы© «Челны-онлайн» телеграм каналы
Фото:© «Челны-онлайн» телеграм каналы

Бер инә  песи әниләре үлгән биш керпе баласын ашатып үстергән. Ростовта булган әлеге хәл турында «Челны-онлайн» Телеграм-каналы язган.

Инә керпе печән чапкыч астына эләгә. Янәшәсендә әле күзләре дә ачылмаган кечкенә балалары була.

Әнисез калган керпеләрне кызганып, кешеләр аларны пипеткадан ашатып карый, ләкин бу ысул уңышсыз тәмамлана. Бер ветеринар керпе балаларын яңа балалаган песигә кушып карарга тәкъдим итә (бу вакытта алар әле энәсез була). Белгеч бары тик 30 процент песиләрнең генә чит балаларны ашатырга ризалашуы турында кисәтә. Ростовтагы әлеге керпе балалары бик бәхетле булып чыга - инә песи аларны үз балалары кебек кабул иткән.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас