Дөньяда ниләр бар?
5 июль 2022, 08:54

Йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар

Шундый табигать казаларыннан Ходай сакласын!

wetter.dewetter.de
Фото:wetter.de

Австралиянең Сидней шәһәрендә  яшәүче дистә меңнәрчә кешеләрне су басу аркасында эвакуацияләнергә мәҗбүр иткәннәр.

Кичә, 4 июльдә властьлар 30 меңгә якын кешегә йортларын ташларга боерганнар, чөнки узган ялларда,  Көньяк Уэльс штатының кайсыбер районнарында яңгырның айлык нормасы яуган. Нәтиҗәдә фермалар, йортлар һәм күперләр су астында калган, су баскан юлларда чүп савытлары йөзеп йөри башлаган, кешеләр көймәләрдә йөзеп йөрергә мәҗбүр булган. Соңгы елда шундый табигать казасы инде өченчегә теркәлгән.

Яңгырларның шулкадәр күп явуын Австралиянең Климатик советы климат үзгәрү белән аңлата, бу үзгәрешләр аркасында  экстремаль һава шартлары ешрак теркәлә. Совет вәкиле фикеренчә, Австралия мондый күренешләргә “яхшы әзер түгел”. Гадәттән тыш хәлләр министры еш су басулар аркасында климат үзгәрүенә җитди карарга кирәк, дип белдерә. 

Быел мартта һәм апрельдә Австралия мондый табигать казаларына тарыды инде, шул вакыттан алып кешеләр яңарак кына бизнес һәм йортларын тергезеп беткән булганнар. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Көньяк Уэльсның кайсыбер районнарындагы көчле су басулар 2021 елның мартындагы, шулай ук быел март һәм апрельдәге су басулардан да җитдирәк.

Ә бит Австралия материгын шулкадәр мактыйлар, ел әйләнәсенә җәй, диңгез уртасында утыра. Тик менә табигать шундый сюрпризлар да ясарга мөмкин шул...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас