Башкортстанда яшәүче Рим Гомәров өчен гадәти эш командировкасы җитди маҗараларга әверелгән, әмма шул ук вакытта кешеләргә ышаныч та бүләк иткән.
Рим транспорт компаниясендә эшләгән, ГАЗель машинасында заказлар ташыганю
“Калуга өлкәсеннән Иркутскига чыктым, бер якка 5600 км юл. Исән-сау барып җиттем, йөкне тапшырдым, яңа заказ алып, кайтыр юлга – Мәскәүгә – юлландым. Омскига 42 км барып җитмәстән арткы күчәр ватылды. Таң атып килә, якында бер генә торак пункт та юк, кая карама трасса, басулар”, – дип искә ала Рим.
Бәлагә тарыган Рим юл кырыена узгынчы машиналарга кул да сузып карый, әмма туктаучы юк. Иртә бит, бар да эшкә бара. 4 сәгате шулай бушка уза. Ни кораллары, ни запас частьлары булмый. Эштәге җитәкчелеккә шалтыратып, йокларга ята.
“Төштән соң кабинага кемдер шакудан уянып киттем. Якындагы авылда яшәгән Иван Родионов хәлемне белергә туктаган. “Иртән эшкә барганда да тора идең, кайтып барам – син һаман торасың”, дип борчылган ул минем өчен”, – дип искә ала Рим.
Рим икенче шәһәрдән булуын һәм үзе генә юл буенда машинасын ремонтлый алмавын аңлаткан. Иван Римгә машинасын якындагы берәр кафе яисә пятачокка кадәр тарттырып илтергә тәкъдим иткән, югыйсә юл кырыенда тору хәвефле дип. Буксирда Римнең машинасын сөйрәгәндә чак үзенеке ватылмаган – 8 тонна йөге булган, җитмәсә, арткы күчәре ватылган “ГАЗель”не тарттыру җиңел түгел. Шулай да Иван Римне посадка буена илтеп куя. Әлбәттә, Рим кыйммәтле йөген (8 тонналы фронталь төягеч) басу уртасында ташлап калдыра алмый, кабинада куна кала. Ул-бу була калса дип, Иван телефон номерын калдырып китә.
Иртән Римне янә тәрәзәгә шакып уяталар. Бу тагы Иван икән. Ул өеннән кайнар ризык, су, тәмәке алып килгән. Бәлагә тарыган Рим өчен ул 42 км юл үтә.
Иван Римне Омскига запчастьлар эзләргә алып бара. Кызганычка каршы, туры килгәннәре беркайда дак сатылмый, арткы күчәр Канадада чыккан булган...
Кичен Рим янә машинасына “кайткан”. Инде беркемне дә көтмәсә дә, күп тә үтми “Дастер” килеп туктый. Ул җирле колхоз агрономы икән.
“Нәрсә булды? Озаккамы син монда?” – дип сораша.
Рим хәл-әхвәлләрен сөйләп бирә.
Иртәнгә посалку буена янә машина килеп туктый, аннан бер ир чыгып: “Син Римме? Ватылдыңмы? Сине безнең колхоз паегына куйдылар, машинаңны рәтләгәнче сиңа кайнар төшке һәм кичке аш китерәчәкбез”, – ди.
“Кешеләр туктап ашарга, су, тәмәке китереп тордылар. ЮХХДИ инспекторлары пересменка алдыннан ике тапкыр кереп хәлләремне белеште, ярдәм кирәксә, булышырбыз, “син безнең җаваплылык зонасында”, диләр иде”, – кешеләрнең шәфкатьлеген һәм мәрхәмәтлелеген елмаеп искә ала Рим.
Шул арада Иван, эвакуатор табып, Римнең машинасын автосервиска илткән. Кирәкле запас часть булмаса да, машина осталары ватылган детальне рәтләштергән һәм 11 көн туктап торырга мәҗбүр булганнан соң Рим юлга чыккан. Бәхеткә, ул исән-сау кайтып җиткән.
“Егетләр миннән чәй белән кофе өчен генә акча алды. Дөресен генә әйткәндә, кешеләр мәрхәмәтенә исем китте. 11 көн баланы тәрбияләгән кебек карадылар. Үземне ялгыз тоймадым. Кешеләр минем өчен вакытларын, акчаларын һәм бензин кызганмады. Саубаллашканда исә: “Безнекеләр Башкортстан якларында шундый хәлгә калса, безне дә ташламаслар дип ышанабыз”, – диделәр. Ә мин инде хәзер “аварийкалары” кабызылган машиналар яныннан узып китмәячәкмен. Чөнки бу хәлне үзем кичердем һәм бөтенләй таныш булмаган чит кешеләрнең ярдәмен тойдым”, – ди Рим.
Шулай, борынгылар юкка гына “юл газабы – гүр газабы” димәгән... Якташыбызның исән-сау йөген илтеп җиткерүенә һәм юлында шундый изге кешеләр очравына ихлас күңелдән сөенәбез.
Чыганак: bashinform.ru
Автор: Розалия Вәлиева.