Русия ягыннан очрашуда илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары, Русия һәм Таҗикстан арасында икътисади хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең Русия өлеше рәисе Игорь Шувалов, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашты.
Сөйләшү өчен темалар күп җыелган иде. Төрле өлкәләрдә – сәүдәдән алып оборонага кадәр хезмәттәшлек, Әфганстандагы бүгенге хәлләр, качаклар турында да фикер алыштылар.
Русия башлыгы әйтүенчә, соңгы өч елда Таҗикстан белән Русия арасында товар әйләнеше рекордлы темпларда арткан. Таҗикстаннан Русиягә бик күп кеше йөреп эшли, алар үзләренең эш хакларын илләренә салып, икътисадны күтәрүгә бик зур өлеш кертәләр. “Русия безнең өчен сәүдә-икътисад өлкәсендә бик зур партнер булып тора, - диде президент Рахмон. – Таҗикстанда рус телендә белем бирәчәк биш мәктәп төзелеп бетеп килә”.
Бу мәктәпләр биш шәһәрдә төзелә. Һәрберсе 1200 баланы кабул итәргә әзер. Таҗикстанда рус теленә кызыксыну зур, ди җитәкче. Таҗикстанда 201 хәрби база бар, Русия инструкторлары Таҗикстан армисе өчен 14 белгечлек буенча белгечләр әзерли, бергәләшеп укулар оештыралар. Хәвефсезлек – Мәскәү белән Дүшәнбе шәһәренең традицион хезмәттәшлек өлкәсе. Күрше Әфганстандагы тормышка берничек тә тыныч кына карап булмый. Ике илнең җитәкчесе дә Азиядәге тынычлык өчен борчылуын белдерде. “Әфганстанда яшәгән барлык этник төркемнәр дә ил тормышында актив катнашырга тиеш, - диде В. Путин. – Безнең бу илдә сәяси көчләр белән дә бәйләнеш бар. Күптән түгел Әфганстан делегациясе Санкт-Петербург шәһәренә халыкара-иктисади форумга килде. Әмма сезгә моннан күрше илдә ничек яшәгәннәре ныграк күренәдер. Шуңа да күрше дәүләтләргә хәвеф янамасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сез ныграк беләсездер”.
Чыганак: mk.ru