Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 июнь 2022, 11:33

Чәчтарашларда ике тапкыр баш юу тыела

Ни өчен?

arasan-spa.kz
Фото:arasan-spa.kz

Италиянең төньягында урнашкан Кастеназо шәһәре мэриясе суны бик кирәк булганда гына кулланырга рөхсәт итә. Чөнки шәһәрдә соңгы 70 ел эчендә тәүге тапкыр коточкыч корылык теркәлгән. Шуңа суның һәр литры  исәптә.

Бакчаларда су сибәр өчен суны нормага салу һәм фонтаннарны сүндереп тору  да җитми икән. Шәһәр мэры Карло Губеллини чәчтарашларда  кабаттан баш юар өчен су куллануга чикләү керткән. Моның өчен 20 литрга якын су таләп ителә, һәм бу бик күп.

Тыюны бозганнар өчен штраф каралган: 25тән алып 500 еврога кадәр (1395тән  алып 33500 сумга кадәр). Хәер,   парикмахерлар һәм аларның клиентлары хәлне аңлый һәм властьлар таләпләрен үти. 

Чыганак: Новости Mail.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: