Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 июнь 2022, 13:12

БРИКС НАТОга каршы чыга

Кытайның чит ил эшләре министрлыгы дипломаты үзенең социаль челтәрдәге битенә G7 һәм БРИКСны юмор белән чагыштырган пост куйган. G7 саммитының фотосурәтенә ул – “777 млн. халык”, БРИКС фотосына – “3,2 миллиард халык” дип язып куйган.

peoplesdispatch.org БРИКС НАТОга каршы чыга
БРИКС НАТОга каршы чыгаФото:peoplesdispatch.org

Испаниянең башкаласы Мадрид шәһәрендә НАТОның өч көнлек саммиты үтте. Анда Төньяк Атлантика альянсы әгъза-илләре җыелды. Алар 2030 елга кадәр НАТОның стратегик концепциясен кабул итте.

НАТО үзенең төп дошманы һәм хәвеф чыганагы дип Русияне атады. Алар Европада хәрбиләр санын җиде тапкыр арттырырга җыена: 300 меңләп яугир, имеш, иминлекне саклаячак.

Саммитның беренче көне “Фериа де Мадрид” күргәзмә комплексында үтте. 25 ел элек шушы урында НАТО рәсми рәвештә Чехияне, Венгрия һәм Польшаны альянска керергә чакырган иде. Алар, Көнчыгышка таба киңәймибез дип, Русия белән килешүләре була торып моны эшләделәр. Бүген дә Көнбатыш агентлыклары АКШ армиясенең берничә йөз хәрбиләренең Европага китүен төшереп бөтен дөньяга күрсәтә.

“Соңгы берничә айда НАТО гаскәрләре Көнчыгыш чикләрдә ун тапкыр артты һәм 40 мең кешене тәшкил итә. Милли армияләр белән бергә аларның саны 300 меңгә җитә. Шуңа өстәп Европада Америка контингенты 100 меңгә якын”, - ди хәрби эксперт Павел Черемисин.

Испаниялеләр үзләре бу саммитка каршы чыкканнар. НАТОның хәрби планнарына Испанияне кыстырмаска чакыралар.

Саммитта, шулай ук, Финляндия белән Швециянең НАТОга керү-кермәве дә хәл ителде: бу ике ил альянска керергә чакыру алды.

Июнь азагында БРИКСның да 14 нче саммиты үтте. (БРИКС - Русия, Кытай, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы кергән икътисади блок). Иран белән Аргентина да анда керергә теләк белдерде. Бу оешманың киңәюе анда кергән илләргә бик күп сәяси һәм икътисади файда бирәчәк. Русия вәкилләре бу саммиттан бик канәгать калуларын белдерделәр.

Кытайның чит ил эшләре министрлыгы дипломаты үзенең социаль челтәрдәге битенә G7 һәм БРИКСны юмор белән чагыштырган пост куйган. G7 саммитының фотосурәтенә ул – “777 млн. халык”, БРИКС фотосына – “3,2 миллиард халык” дип язып куйган.

Әгәр дә БРИКС блогы киңәя икән, Берләшкән Милләтләр Оешмасы – БМОның кирәге дә калмаячак. Шулай ук, НАТО да безгә куркыныч түгел, диләр.

Чыганак: mk.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: