Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 июнь 2022, 14:28

12 яшьлек малай елгада батучы әтиле-уллы ике кешене коткарган

"Малай батты дип курыктым..."

vk.com/fchingizov
Фото:vk.com/fchingizov

Гафури районы башлыгы Фәнзил Чыңгызов ВКонтактедагы  сәхифәсендә батыр малай турында язды. Аның сүзләренчә, Стәрлетамак гимназиясендә укучы 12 яшьлек Радмир Хөснетдинов Усолка елгасында бата башлаган ике кешене коткарган.

«Икенче сыйныфта укучы бала суда бата башлый. Аны әтисе коткармакчы була, тик булдыра алмый. Якында гына булган Радмир бер минут та уйлап тормыйча ярдәмгә ташлана. Ул коткару түгәрәге ярдәмендә ике кешене судан алып чыга. Батырлыгы өчен аңа рәхмәт», – дип яза Чыңгызов.

«Звезда» басмасы язуынча, Радмир батучы кешегә таба коткару түгәрәген ыргыта, бала аңа ябыша. Аннары аның әтисе дә шушы түгәрәк янына килеп җитә. Туган кешесен күргәч, батучы бала түгәрәкне этеп җибәрә, әтисенә ябыша. Әти кеше хәрәкәтләнә алмый. Ул елга төбен дә таба алмый, ярга таба да йөзә алмый – чөнки аның муенына баласы ябышкан. Шулай итеп әтиле-уллы ике кеше бергәләп бата башлый. Алар коткару түгәрәгенә ябышу җаен таба һәм Радмир аларны ярга таба тартып чыгара.

«Малай батты дип курыктым. Аларны әтисе белән икесен судан тартып чыгару кыен булмады. Мин үзем яхшы йөзәм, 4 сыйныфтан бирле йөзү белән шөгыльләнәм», – ди Радмир.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: