Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 июнь 2022, 14:20

Ялгыш 286 тапкыр артык эш хакы түләгәннәр

Бу хәлдә сез  нишләр идегез?

Mohamed Azakir / Reuters
Фото:Mohamed Azakir / Reuters

Чилида компания үз хезмәтәкәренә ялгыш 286 тапкыр артык эш хакы түләгән. Аның айлык хезмәт хакы 500 мең песо (30 мең сум тирәсе) тәшкил иткән. Әмма ул ай саен ала торган сумма урынына 165, 4 миллион песо алган ( 970 мең сум тирәсе). Хатаны күреп калган ир эш бирүчесе белән элемтәгә чыккан һәм бу хәл турында хәбәр иткән. Икенче көнне банкка барып, акчаларны салдырып, компаниягә кайтарырга вәгъдә иткән.

Әмма компаниягә ир килмәгән. Башт а ул элемтәгә чыгудан туктаган, соңрак эштән китү турында гариза юллаган. Хәзер компания, акчаларны законсыз үзләштерүдә гаепләп, судка бирергә ниятли. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: