Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 июнь 2022, 11:05

4 көн диваннан тормыйча утырганнар

Бәдрәфкә чыкмыйча ничек түзделәр икән?

rusevik.ru
Фото:rusevik.ru

Кичә, 28 июньдә, Белгород шәһәрендә “Мебельный город” сәүдә үзәге хакимияте 24 июньдә игълан иткән конкурсны туктаткан.

Конкурс шартлары буенча 24 июньдә иртәнге 10.00дән  кичке 17.00 сәгатькә кадәр теләгән һәркем  бәясе 100 мең сумлык диванга утырып, ахырда аны оту мөмкинлегенә ия булган. Кыскасы, кем диванда озаграк утыра ала, шул бу җиһазны отачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Тәүдә 6 кеше үз көчен сынап карарга була. Аларның барысы да ашарга, эчәргә, бәдрәфкә барып килергә дип чыгарга тиеш булмаган. Диваннан тору – отылуга тиң.

Конкурсның икенче тәүлегендә катнашучылар саны 4кә кала. Дүртенче көнгә диванда ике кеше утырып кала. Конкурс оештыручысы беренче урынны ирләрнең икесе арасында бүлә. Андрей исемле егеткә 100 мең сумлык диван эләгә. Ә Станиславка әлеге зур диванның кечерәйтелгән копиясен бүләк итәләр. 

Чыганак: Новости Mail.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: