Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 июнь 2022, 10:21

Туйдан – төрмәгә

Туй тантанасында көтмәгәндә фаҗига булган.

видео TIM / Abed / The Sun
Фото:видео TIM / Abed / The Sun

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында  туй вакытында  кияү ялгыш  аны никахы  белән котларга дип ярты илне кичеп килгән дустын атып үтергән.

Маниш Мадешия кулына корал  бәйрәм уртасында килеп эләгә. Туй тантанасы хакына ул берничә тапкыр атарга уйлый. Тәүдә ул һавага ата, соңыннан пистолетны ялгыш дусты 35 яшьлек Баба Лала Ядавага төби һәм корал ата. Кияүнең дусты гөрселдәп ава, куркышкан кунаклар аның гәүдәсен уратып ала. Ядаваны дәваханәгә илтәләр, кызганычка каршы, табиблар аның үелемен раслый.

Туйга килгән кунак үлемен  полиция тикшерә башлый.  Тоткарланасы килмәгәнгә  күрә мәрхүмне ашыгыч ярдәм станциясенә китерүчеләр кача. Әмма  мәрхүмнең туганнары полициягә шаһитлар күрсәтмәләрен тапшыра һәм күп тә үтми Мадешия тоткаралана, аңаhдан сорау алалар.  Пистолетын да тартып алалар. Әлеге вакытта тикшерү дәвам итә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: