Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 июнь 2022, 11:59

43 елдан соң беренче мәхәббәтен тапкан

Ир белән хатын бер-берсенә терәк булган.

Shutterstock
Фото:Shutterstock

Гәүдә авырлыгы 127 кило булган Бөекбританиядә яшәүче хатын 43 елдан соң беренче мәхәббәте белән кавышкан, бәхетен тапкан. Һәм 51 килога ябыккан да әле.

58 яшьлек Джули Матлоу белән 57 яшьлек Марк Харрис 14 яшь чакта бер-берсенә гашыйк булганнар. Үсмер чакта ук юллары аерылган һәм алар дистә елларга бер-берсен югалткан. Шул гомер эчендә  Матлоу да, Харрис та гаилә корганнар, балалар үстергәннәр, оныкларына картәни һәм картәти булганнар.

Матлоу сөйләвенчә, ул 17 яшьтә кияүгә чыккан, әмма соңрак аерылган һәм 4 баласын ялгызы тәрбияләп үстергән. Соңгы елларда ул симерә башлаган һәм 2021 елда аның гәүдә авырлыгы 127 килога җиткән. Бу, әлбәттә, хатынның сәламәтлегенә дә хәвеф белән янаган. Табиблар аны бавыр эшчәнлеге бозылуы, шикәр чире барлыкка килү ихтималы бар дип кисәткән. Шулай да Матлоу үзендә ябыгырга көч тапмаган. Көннәрдән-беркөнне социаль челтәрләрдә аны Харрис эзләп тапкан. Шул көннән алып бар да үзгәргән. Харрис 43 ел дәвамында беренче мәхәббәте Матлоуны искә алып яшәвен сөйли. Ул депрессиядән интеккәндә, бәлки, тормышының авыр чорында Матлоу аңа ярдәм итәр дигән өмет белән аңа яза.  

Нәтиҗәдә ярдәм икеяклы була. Матлоу дөрес туклана башлый, Харрисның да психологик халәте күзгә күренеп яхшыра.

Кайчандыр гыйшык утында янган ир белән хатын дуслашып китә, алар күп вакытларын ергә уздыра, паркларда үрдәкләр ашата, табигатҗ кочагына чыгалар, музыка коралларында уйныйлар, җырлыйлар. “Мин янә  элекке халәтемә кайттым. Арытаба ни булырын әйтә алмыйм, әмма мин үземне ирекле тоям”, – ди Матлоу. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: