+17 °С
Болытлы
25 июньдә Абхазиянең Гагры шәһәрендә диңгез буенда фаҗига була.
Абхазия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, биредә Уфа кешесе батып үлә.
Өч яшь кеше диңгездә су коена. Шул чакта кызларның берсе бата башлый. Уфада яшәүче Максим исемле ир-егет кызны коткарырга дип суга ташлана, ләкин үзе дә бата башлый. Шулай итеп, 1982 елгы ир үзе һәлак була.
Яр буендагы шаһитлар батучыларга ярдәм итә. Максим ярдәм итәргә дип суга ташланган кыз исән кала, диелә ведомство хәбәрендә.
Чыганак: bash.news