Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 июнь 2022, 09:47

Наркобаронны үлгән дип уйлаганнар

Ә ул исән-сау яши биргән...

Bernadett Szabo / Reuters
Фото:Bernadett Szabo / Reuters

2020 елның августында COVID-19дан  үлгән дип исәпләнгән Бразилия наркобароны Серхио Роберто де Карвальюны бер ел үткәч Венгриядә тоткарлаганнар.

Майор Карвалью кушаматлы халыкара наркотиклар белән сәүдә итүче соңгы арада Мексиканың Гильермо Флорес Диас гражданины исеме астында бай виллада гомер кичергән. Аны Венгрия һәм Португалия полицейскийлары махсус операция ярдәмендә тоткарлаган.

2020 елның августында Карвальюны Испания территориясендә кулга алганнар. Паспорты ялган булуына карамастан, аны таныйлар. Ирдән эре партия кокаин тартып алалар. Җинаятьчене төрмәдән залогка чыгарганнар. Күп тә үтми наркобарон коронавирустан үлгән дигән хәбәр тарала. Үлем турындагы таныклыгын властьларга бандитның адвокаты күрсәтә. Документта  Карвальюның мәете кремацияләнгән диелгән була.

Ялган үлеменнән соң Карвалью, алдан әзерләп куелган “өченче” шәхесеннән кулланып, мексикалы  булып яши башлый. Испания властьлары  җинаятьче үлеменә ышанмый һәм 2020 елның ноябрендә  аның Лиссабонга (Протугалиянең башкаласы) кадәр хәркәтләнүен күзәтә. Анда полицейскийлар 14 миллион доллар (бүгенге күрс белән 760 миллион сум тирәсе)  кулакча тутырылган фургонга тап була. Соңгы законсыз операция выручкасы шулкадәр тәшкил иткәндер. Дип фаразлый тикшерүчеләр. Лиссабонда наркобарон эзләре югала...

Әмма 2022 ел ахырында Португалиянең хокук саклау органнары Карвалью яшеренеп яшәгән исемне һәм аның яшәгән урынын ачыклауга ирешә. Ирне тоткарлыйлар. Аны 2017-2021 еллар дәвамында Бразилиядән Нидерландия, Бельгия, Испания һәм Португалиягә 45 тонна наркотиклар ташуда гаеплиләр. Карвалью  оештырган Көньяк Америкадан наркотиклар ташу җинаятьчел челтәре февральдә  үк тар-мар ителгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: