Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 июнь 2022, 11:50

Коррида вакытында трибуна җимерелгән

Халык яратып тамаша кылган корриданы нигә бетерергә?

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Төбәк властьларына үгезләр алышын тыю үтенече белән Колумбиянең сайланган  президенты Густаво Петро (7 августта вазифага керешә) мөрәҗәгать иткән. Чөнки бу ялларда Колумбиянең Эль-Эспиналь шәһәрендә  изге Петр бәйрәме уңаеннан узган корридада трибуна эшерелгән.

“Без моңа охшаш хәлне Синселехода күзәттек инде. Мин муниципалитетлар җитәкчелеген кешеләр һәм хайваннар үлеменә китергән чараларны үткәрергә рөхсәт итмәскә чакырам”, – диелә Хәбәрдә.

Густаво Петро каза күрүчеләрнең тиз арада савыгуын теләгән.

26 июньдә Толимада узган шоу вакытында тамашачылар белән бергә трибуна җимерелгән. Толима провинциясе губернаторы Хосе Рикардо Ороско сүзләренчә,  4 кеше үлгән, 300ләп кеше каза күргән.

Хаос вакытында берничә үгез иреккә чыгып качкан. Хәзер алар шәһәр буйлап кешеләрне куркытып йөгереп йөри. Халык хәтта өйләреннән чыгарга курка. Махсус хезмәтләр өстендә хәрабәләр җыештыру һәм каза күрүчеләрне коткару гына түгел, алар качкан үгезләрне дә тотарга тиеш.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: