+17 °С
Болытлы
Словакиянең Братислава Университет дәваханәсендә табиб ялгыш операция вакытында пациентның сәламәт күзен алып ташлаган.
Хирург авыруның зыян күргән күзен алып ташларга тиеш булган. Әмма күзләрне бутаган, нәтиҗәдә, авыруны тома сукыр калдырган. Күзәтчелек органнары ни сәбәпле бу хәл килеп чыгуын өйрәнә.
Дәваханә вәкилләре операция ясаучы хирург пациентлар белән эшләүдән читләштерелгән, дип белдерә. Хастаханә табиб хатасы нәтиҗәләрен кичерер өчен операция корбаны һәм аның гаиләсенә психологик ярдәм тәкъдим иткән.
Чыганак: lenta.ru