+29 °С
Ачык
Улан-Удэда торак йорттагы бер фатирда самогон аппараты шартлаган.
Телеграм-каналлар язуынча, шартлау нәтиҗәсендә фатир хуҗасы – 19 яшьлек егет каза күргән. Аның йөзе һәм куллары бик нык пешкән. Бүген, 24 июнь көнне, егет кибеттә сатып алган аппаратны ванна бүлмәсендә урнаштырган да, көмешкә кайната башлаган.
Егет ванна бүләсенә бер кереп, бер чыгып йөргән. Чираттагы тапкыр ванна бүлмәсенә кергәндә, кечкенә бүлмәдә җыелган газ шартлаган.
Тикшерүчеләр бу хәлне ачыклау белән мәшгуль.
Чыганак: Lenta.ru