Белоруссиядә 20 яшьлек егетне 2 ел элек ил президенты Александр Лукашенкога карата язган комментарий өчен 1 ел колониягә хөкем иткәннәр.
2020 елның 5 августында Максим Антонович президентның август-ноябрь айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турында язылган хәбәре астында комментарий калдыра. Анда ул Лукашенконы “идиот тупорылый” дип атый һәм аның тәмуг утларында януын тели.
Егет сүзләренчә, колледжда укучы студентлар өчен хәрби хезмәттән кичектерүне бетерү аның күңелен төшерә. Ул вакытта Михаил өченче курста белем алган.
Милиция бу комментарийны 2022 елда ачыклый. Гаепләү карарында Антонович республика башлыгына карата үз фикерен мыскыллы һәм түбәнсетүле формада белдергән диелә.
Егет исә гаебен тулысынча таныган һәм комментарий язган вакытта үзенең эмоциональ халәтен аңлаткан, әмма аның интернетта таралачагын күз алдына китермәгән.
Адвокаты Михаилга шартлы срок бирүне сораса да, судья гаепләнүчене 1 елга колониягә озаткан.
Чыганак: lenta.ru