Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 июнь 2022, 14:24

Элекке эчкече 100 ел яшәвенә аптыраган

Нигә?

Shutterstock
Фото:Shutterstock

Бөекбританиядә яшәүче ир 100 яшен билгеләгән һәм шулкадәр озак яшәвенә хәйран калган.

Блэкпул шәһәрендә яшәүче Уильям Генри Хэмпсон юбилеен 16 июньдә картлар йортында каршылаган. Бирегә ул берничә атна элек кенә күченгән. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Генри һава оборонасында атышчы булып хезмәт иткән, соңыннан гомере буе слесарь булып эшләгән. Хэмпсон сүзләренчә, ул шушы көнгә кадәр исән-сау яшәвенә хәйран кала. Чөнки ул сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган, озак вакыт кырын төяргә дә яраткан, үзен хәтта эчкече дип тә атый:

“Йөз яшькә кадәр яши алуыма исем китә. Беркайчан да камил булмадым. Көн-төн эчкән чор да булды. Аннан ташладым, дөрес. Барысы кебек тормыштан ләззәт алып яшәдем. Әле дә үз аякларымда йөрим, шөкер”, – дип мактана ир.

Hollins Bank (картлар йорты) Хэмпсон өчен кичә үткәрә. Хезмәткәрләр Генрины бик аралашучан, дип белдерә. “Туган көнемне бик күңелле үткәрдем, барысы да мөлаем, игътибарыгыз өчен рәхмәт”, – дигән Хэмпсон бәйрәмнән соң.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: