Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 июнь 2022, 21:10

Башында суалчан тапканнар

Ул анда ничек килеп эләккән?

klop4ik.ru
Фото:klop4ik.ru

Киров өлкәсендә табиблар бер хатынның башында суалчан тапкан. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Табиблар сөйләвенчә, хатын башындагы шешкә һәм ел ярым элек барлыкка килгән шеш тирәсендәге кычытуга зарланган. Узи-тикшеренү хатынның башындагы кабарган шеш эчендә паразит барлыгын ачыклаган.

“Диаметры бер сантиметр тәшкил иткән шешне тулысынча алып ташладык, аның эчендә 8 сантиметрга якын озынлыкта юка суалчан бар иде”, – диләр ведомствода. Ул Dirofilaria repens төре вәкиле – җәнлекләрдә  еш очрый торган йөрәк суалчаны – булып чыкты.

Табиблар фикеренчә, суалчан хатынның башына черки тешләве белән эләккән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: