Барлык яңалыклар

Үсмер кыз авыру әнисенең акчаларын урлаган

Яшьләрнең аңы томаланган бугай...

Akram Huseyn / Unsplash
Фото:Akram Huseyn / Unsplash

Кытайда үсмер кыз әнисенең операциягә дигән 120 мең юань (979 мең сум) урлаган һәм онлайн-уеннарга тотынган.

14 яшьлек кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән һәм урланган сумманы кайтаруны үтенгән.

Әмма ахырда Цзя исемле хатынның  умыртка сөягенә операция ясатырга дип җыйган акчаларына кызы мобиль телефоннар, төрле ризык, модалы киемнәр әм интернеттагы күңел ачу чаралары сатып алуы ачыклана. 

30 юаньгә (245 мең сумнан күбрәк) ул онлайн-уеннарда – аккаунтлар, тагы 15 мең юаньгә (122 меңнән күбрәк) смартфоннар сатып алган. Калган акчаларны кыз башка товарларга тотынган. “Ул әнисенең банк картасын мессенджердагы онлайн-исәп белән тоташтырган да онлайн-шопингка киткән”, – ди интервьюда Кытайның Баодин  шәһәре полиция офицеры.

Кыздан сорау алганнар, барлык сатып алган әйберләрнең чекларын караганнар һәм урланган акчаны туздырырга “булышкан” онлайн-платформа белән элемтәгә чыкканнар. Онлайн-уеннар өчен тотынылган акчаларны кайтаруга ирешкәннәр, чөнки 16 яшьтән кечерәкләр кушымталар эчендә сатып алу тыелган. Әмма аккаунтлар сатып алуны юкка чыгарып булмый. Телефоннар сатучы да кибет тә тотылган аппаратларны кире кабул итүдән баш тарткан.

Карак үсмердән  ана кешегә нибары 60 мең  юань  (500 мең сумга якын) генә кайткан. Акчаларны кайтаруда катнашкан полиция хезмәткәрләре хатынның операция ясатканмы-юкмы икәнлеген төгәл әйтә алмый.  Шулай да алар моңа шик белдерә. Чөнки бу авыруда операция гына барын да хәл итми, аннан соң дәвалану бәясе тагы да кыйммәтрәк.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в