Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 июнь 2022, 14:38

Литва Русияне үрти

Тагын бер ил Русия белән җәнҗал чыгарырга маташа башлады. Бу юлы низаг уйламаган яктан килеп чыкты: Литва властьлары Калининград өлкәсенә һәм Русиянең санкцияләргә эләккән товарларын үз территориясе аша тимер юл буена  ташуны тыйды.

ruwest.ru   Литва Русияне үрти
Литва Русияне үртиФото:ruwest.ru  

Тагын бер ил Русия белән җәнҗал чыгарырга маташа башлады. Бу юлы низаг уйламаган яктан килеп чыкты: Литва властьлары Калининград өлкәсенә һәм Русиянең санкцияләргә эләккән товарларын үз территориясе аша тимер юл буена  ташуны тыйды. Шулай итеп, Калининград өлкәсен блокировкаладылар. Тимер юлда бөтен поездлар диярлек туктады.

Литваның Русия белән мөнәсәбәтләре бик үк идеаль булмаса да, хезмәттәшлек турында килешү бар иде. Литва шушы килешүне бозды. Литваның бу карары халыкара нормаларны боза һәм моңа карата Мәскәү дә җавапсыз калмаячагын белдерде. Сәясәтчеләр Литва Русиягә каршы сугыш игълан итте дип саный. Евросоюз икътисади санкцияләр белән икътисади блокада арасындагы аерманы яхшы аңлый. Евросоюз үз территориясеннән Русия йөкләрен ташуны тыя, әмма Русиянең бер территориясеннән икенче территориясенә йөк ташуны тыя алмый. Вильнюсның бөтен ахмаклыгы да шунда. Алар бу кылыкларын Евросоюз белән килешеп эшләдек дип белдерсәләр дә, Евросоюздан беркем дә әле рәсми рәвештә моны танымады. Димәк, Вильнюс Русиягә каршы үзе генә сугыш игълан итте.

Евросоюзның илчесе бу вакыйганы үзенчә аңлатырга тырышты. “Вильнюс властьлары мондый карарны үзләре генә кабул итә алмый”, - диде Жозеп Боррель. Ул Литва гаепле түгел дип саный.

“Блокада  агрессия акты булып тора. Евросоюзның бюрократлары Русия белән Литва арасында килешү барлыгын онытканнар, күрәсең. Ул килешүгә ярашлы, Русия Литваның чикләрен каршылыксыз транзит биргән очракта гына таный”, –  ди сәясәтче Сергей Макаров. Әгәр Вильнюс бу килешүне бозган икән, димәк, Русия дә аның чикләрен танымый башлый, чөнки үз вакытында Литва СССР составыннан дөрес чыкмады.

Калининград өлкәсе өчен ачлык янамый, тимер юлны япканнар икән, диңгез юлы кала. Усть-Луга-Балтийск диңгез юлы эшләнгән. Калининградка транзит булмаса, Литва юлларының беркемгә кирәге юк. Шулай да Калининград өлкәсен бик авыр хәлгә куя. Өлкә губернаторы Антон Алиханов: “Төбәкне икътисади яктан буу омтылышы”, - дип бәяләде әлеге адымны. Товарларны диңгез аша ташу юы 50 процентка кыйбатрак. Хәзер сәясәтне хәрби бәрелешләргә җиткермәү мөһим. Бөтен өмет – Мәскәүнең акыллы сәясәт алып баруында.

Чыганак: ruwest.ru
 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: