Барлык яңалыклар

Европага ачлык яный

Европаның көньяк өлешендә эсселектән һәм янгыннардан кая качарга белмиләр: урыны белән һава температурасы 40 градуска кадәр җитә.

russpain.com Европага ачлык яный
Европага ачлык яныйФото:  russpain.com

Испаниядә урманнар яна, Каталониядә 20 гектар җирдә янгын котыра. Күп кенә торак йортлардан халыкны эвакуацияли башлаганнар, дип хәбәр итә “Вести.ру”.

Италия белән Франциядә дә хәвефнең иң югары дәрәҗәсе игълан ителгән. Евросоюз ярдәмгә дип 12 янгын сүндерү самолеты белән вертолет бирергә карар иткән.

Германиядә дә – эссе. Потсдамнан ерак түгел 400 гектар урман яна, йөзләгән гаилә йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган.

Болай булса, быел Европаны начар уңыш көтә, чөнки арпа белән бодай басуларының байтак кына өлеше юкка чыккан.

Шуның өстәвенә Русиядән газ да килмәсә, кыш көне туңачаклар. Халыкара энергетика агентлыгы җитәкчесе Фатих Бироль европалыларның кышка газсыз керәчәкләрен фаразлаган. Ул Русиядән Евросоюзга газ китерүне туктатачаклар дип саный һәм Европаны моңа әзерләнә башларга чакыра.

Германия дә Русиягә каршы игълан ителгән нефть эмбаргосының кире йогынтысын сизәчәкләре турында әйткән иде. Junge Welt  гәзите язуынча, Шведт-на-Одере шәһәрендә 2023 елның 1 гыйнварыннан нефть куучы завод Русия чималын эшкәртүне туктата. Бу 1200 кешенең эшсез калуына китерәчәк. Шуңа өстәп катнаш предприятиеләрдә 2 мең кеше һәм Көнчыгыш Германиядә берничә дистә мең кеше эшсез калачак.

Европаның хәлләре мөшкел.

Чыганак: www.1tv.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в