Барлык яңалыклар

Кадаклар, пыяла кисәкләре, батарейкалар йоткан...

Менә сиңа мә!

treatclinic.ru
Фото:treatclinic.ru

Төркия табиблары бер ирнең ашказаныннан кадаклар, ташлар, пыяла кыйпылчыклары һәм башка ят предметлар алган.

Бурхан Демир үзенең кече энесен, эче авыртуга зарлангач, дәваханәгә алып килә. Табиблар эндоскопия, узи-тикшерү һәм рентген ясагач, 35 яшьлек ирнең ашказаныннан 233 ят нәрсә ала.

Пациентның эченнән тәңкәләр, батарейкалар, магнитлар, кадаклар, саморезлар, пыяла кыйпылчыклары чыккан.

“Операция вакытында без ике кадакның берсе ашказанын тишкәнлеген күрдек. Юан эчәктә ике тимер кисәге һәм  ташлар ачыкланды. Пациентның ашказанын тулысынча чистарттык”, – ди табибларның берсе.

Мондый хәлләр өлкән яшьтәгеләр арасында сирәк очрый, ди табиб.  Гадәттә, ят предметларны балалар йота. “Өлкәннәр арасында бу бары тик психик тайпылышлары булганнарда, тоткыннарда яисә көчләү корбаннарында очрый”, – ди табиб.

Пациентның ашау өчен тәгаенләнмәгән предметларны йотуы туклану тәртибе бозылу, аллотриофагия дип атала. Еш кына йөкле хатыннарда һәм балаларда күзәтелә. Гадәттә аллотриофагия тимер дефицитлы анемиянең билгесе булып тора. Бу тайпылыш психикалары бозылган һәм аутизмлы кешеләрдә дә теркәлә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в