

АКШта яшәүче 33 яшьлек Бритни Черч 17 ел эчендә 12 балага гомер биргән һәм бу санда туктарга уйлаган.
Тәүге тапкыр Черч 2004 елда 16 яшендә әни булган. Шул вакыттан алып ул нибары 2013, 2017 һәм 2022 елларда гына йөкле булмаган. 17-19 яшендә ул тагы 3 бала тапкан, 20дән 30га кадәр – 4не, 30 яшендә яшь хатын өч игезәк тудырган, ә уникенче сабые ике елдан соң туган. Черчның иң олы баласына 17 яшь тулган, кечесенә – 11 ай. “Нишләптер арып киттем әле бу кадәр баладан”, – дип шаярткан ул интервьюда.
Черчның тәүге алты баласы беренче мөнәсәбәтләреннән туган, ул ялгыз ана булып исәпләнгән. Соңрак эш урынында (кайчан эшләп өлгергән диген?) Крис белән танышкан. Яшьләр өйләнешкән, һәм гаилә ишәйтүне дәвам иткән.
Черч гомумән алганда 8 елдан артык (98 ай дәвамында) йөкле булып йөрүен исәпләп чыгарган. 2019 елдан алып Черчның гаиләсе социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен алып бара, аңа 1,8 миллионнан артык кулланучы язылган. Кемнәрдер алардан сез сектантлар, я булмаса дини фанатиклар түгелме дип сорый икән. Кайсыберәүләр исә гаилә пособиегә ничек яши дип кызыксына. Әйткәндәй, ир белән хатын икесе дә эшли.
Зур гаилә – тормыштагы төп бәхетем, ди Бритни Черч.
Чыганак: lenta.ru