Барлык яңалыклар

Колагы үзеннән озын

Гиннес китабына кертерлек колаклар.

Колагы үзеннән озын
Колагы үзеннән озын

Ике атна элек Пакистанда уникаль кәҗә бәтие туган. Симба кушаматлы нәнинең колаклары озынлыгы 48 см, бу аның тән озынлыгыннан да артык.

Хуҗасы Мөхәммәт Хәсән Нарехо үзенең хайваны белән горурлана һәм ул Гиннес рекордлар китабына кертелер дип өметләнә. Колаклар шулкадәр озын ки, хайван йөргәндә аларга аягы белән баса һәм абынып егыла да икән. Симба Нубия кәҗәсе төрләренә карый. Озын колаклар аларны эсселектән саклый. Карачида, мәсәлән, җәйнең күбесендә температура 30 градустан түбән төшми.

Чыганак:news.mail.ru

Фото:riafan.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в