Барлык яңалыклар

Туйда кәләшкә тондырган кияүне хәтерлисезме?

Бу хәл ничек тәмамланды икән?

Telegram-канал «Sputnik Казахстан»
Фото:Telegram-канал «Sputnik Казахстан»

Үзбәкстанда туй тантанасында кәләшкә конкурста җиңүе өчен китереп тондырган яшь ир үзенең гамәлен аңлаткан.

“Тыелып кала алмадым, кулым үзеннән-үзе шул якка очты.  Мин кәләш алдында гафу үтендем”, – дигән кияү егет.

Ире йодрыгын туйда ук татыган яшь хатын, челтәрләрдә таралган видео аркасында иренә хулиганлык өчен эш кузгатуларын белгәч, аны җавапка тарттырмауларын үтенгән.

Бу вакыйгага Үзбәкстан президенты  Шәфкать Мирзиёев кызы да үз мөнәсәбәтен белдергән. Бай һәм цивилизацияле илдә бәхетле яшәргә теләүчеләргә хатын-кызны көчләү, аңа кул күтәрү – килешмәгән гамәл дигән тезисны алга сөрергә кирәк, дигән ул. Ил башлыгы кызы ватандашларын  шулай ук үз балаларына карата хаталанмаска өнди.  Мәктәптән соң аларны тизрәк өйләндереп яисә кияүгә бирергә ашыгып,  арытаба укуларын тыймаска чакыра. Балаларга үз акыллары белән яшәргә рөхсәт итәргә кирәк, дигән фикердә ул.

Хәтерегездә булса, социаль челтәрләрдә туйда конкурста җиңүе аркасында кияү кәләшкә тондырган видео таралды. Аны без дә төркемебездә бастырдык. Менә ул видео.  Кадрлар Үзбзәкстанда төшерелгән диелгән иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в