Барлык яңалыклар

Coca-Cola Русиядән китә

Юлына ак җәймә! Зар еламасбыз бит?!

newsfrol.ru
Фото:newsfrol.ru

Американың газландырылган эчемлекләре Coca-Cola — Coca-Cola Hellenic Bottle Company (Coca-Cola HBC) дистрибьюторы Русиядә бу эчемлекләрне җитештерүне һәм аларны сатуны тыюу турында игълан итте.

Мәгълүматта дистрибьюторның Русия клиентлары әлеге вакытта запасларны бетерү өстендә тора диелгән. Запасларның кайчан бетәчәге турында хәбәр ителми.

Coca-Cola HBC компаниясе Русиядә һәм башка илләрдә Coca-Cola-га караган эчемлекләр брендларын җитештерү буенча  заводларга ия. Coca-Cola-дан башка компания Fanta, Sprite, Powerade, Schweppes, Burn,  BonAqua суларын, «Добрый», Pulpy, Rich, «Моя Семья», Innocent сутларын һәм башка продукцияне җитештерә.

Русиядә Coca-Cola HBC-ның 10 заводы эшләп килә. Март башында компаниянең Америкадагы баш офисы Украинада  барган махсус хәрби операция сәбәпле  Русиядәге эшчәнлеген туктатуы турына игълан иткән иде. Әмма моңарчы эчемлекләр җитештерү дәвам итә иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в