Барлык яңалыклар

8 яшьлек малаен вузга әзерли

Тепляковлар гаиләсе турында күптән хәбәр юк иде...

anews.com
Фото:anews.com

МДУда белем алган яшь студентка Алисаның әтисе Евегний Тепляков гаилә блогында 8 яшьлек улы Хеймдалльның мәктәп аттестаты алуы турында хәбәр итә.

“Математика профиле, әлбәттә. 8 яшь өчен искитмәле яхшы баллар, мехматка яисә исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетына керергә була”, – дип яза Тепляков. Шулай да улының имтиханнарда җыйган балларының күпме икәнен язмаган. Гаиләнең нинди вузга өстенлек бирәчәге дә тәгаен билгеле түгел.

 Әгәр дә мәгәр  Хеймдалльның тапшырган имтиханны МДУның психология факультеты преподавательләреннән торган комиссия  кабул итсә, малае  БДИны бирә алмас иде, ди Тепляков. “Әмма, бәхеткә, БДИ профессиональ дәрәҗәдә үткәрелә һәм бала белеменең чын дәрәҗәсен күрергә  мөмкинлек бирә. Якынча булса да. Ә  аң-белем дәрәҗәбез исә шундый:  безнең икенче балабыз 8 яшендә уңышлы аттестат ала. Хемик Алисадан кечерәк булуны исәпкә алганда мин аңабасып кул чабам”, – ди Евгений Тепляков.

Бу гаилә көннән-көн хәйран калдыра...

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в