Барлык яңалыклар

Тагын бер сугыш уты кабынырга тора...

КХР лидеры Си Цзиньпин Тайваньга каршы махсус операция башларга әзерләнергә боерык бирде.

Тагын бер сугыш уты кабынырга тора...
Тагын бер сугыш уты кабынырга тора...

Дөньяның әле бер, әле икенче почмагында сугыш уты кабынырга гына тора. КХР лидеры Си Цзиньпин Тайваньга каршы махсус операция башларга әзерләнергә боерык бирде. Бу операциянең максаты – КХРның милли суверенитетын тәэмин итү.

Кытай җитәкчесе кул куйган документ тулысынча бер җирдә дә басылмаган. Мәгълүм булуынча, бу бүгеннән сугыш башлана дигән сүз түгел. Ләкин Кытайның мәнфәгатьләренә һәм милли суверенитетына кечкенә генә куркыныч янаса да, шунда ук махсус операция башлауны күз уңында тотыла.

Белгечләр, Тайвань тирәсендәге хәлләр йомшармаса, Кытай якын киләчәктә хәрби операцияне башлар дип фараз итә. АКШ Тайваньга ярдәм күрсәткән хәлдә дә, Кытайга каршы тора алмаячаклар, диләр.

“Тайваньда Америка хәрби корабльләре, су асты көймәләре, бомбардировщикларының күренүе әле ул Вашингтонның үзен генә күрсәтүе булачак. Кирәк булса, Кытай Америка флотын берничә сәгать эчендә юкка чыгара ала, ә АКШның авиациясе Кытай чигенә 150 чакрымнан да якынрак килә алмаячак”, - дип билгели Авиа.про белгече.

Ничек кенә булмасын, хәлне сугышсыз гына, сөйләшүләр, килешүләр белән җайлап була бит. Сүз коралдан да көчлерәк...

Исегезгә төшерәбез, Тайвань – Тын океандагы утрау, Кытайдан 150 чакрым ераклыкта урнашкан. Рәсми рәвештә Тайвань Кытайның бер провинциясе булса да, үзенә бәйсез дәүләт статусы алырга омтыла. Кытай белән Тайвань арасында хәрби конфликт башланса, дөньяда ул эзсез үтмәячәк, Русия белән Украина арасындагы бәрелешләр ише генә булмаячак. Чөнки бөтен дөнья Тайвань технологияләренә бәйләнгән: былтыр алар 118 миллиард долларга чиплар экспортлаганнар.

Әлегә Кытай Хөкүмәте тынычлык турында сөйләшүләр алып барырга әзер булуы турында әйтә, чөнки алар Тайваньны үзләренең бер провинцияләре итеп саныйлар. Бу караш белән Тайвань килешми һәм үзләренең статусларын якларга әзер булуларын әйтә.

Кытай АКШны кисәтеп куйды: Тайвань үзенең бәйсезлеген игълан итсә, Кытай шунда ук сугыш башлаячак.

 

 
Тагын бер сугыш уты кабынырга тора...
Тагын бер сугыш уты кабынырга тора...
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в