Барлык яңалыклар

Төркиягә җир кирәк

Төркия дөньяның 10 иле белән авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алу турында рәсми сөйләшүләр алып бара башлаган. Ул илләр арасында Украина да бар.

Төркиягә җир кирәк
Төркиягә җир кирәк

 

Бу җирләрдә Төркиядә климатик шартлар сәбәпле үсми торган үсемлекләр үстерергә ниятлиләр. Аларны соңыннан экспортка чыгарып, чит илләргә сатарга уйлыйлар.

Украинадан тыш, Латин Америкасы һәм Африка илләре белән дә сөйләшүләр бара. Әйтик, чит илдә кукуруз, көнбагыш, мамык, шикәр камышы клевер, рапс, ананас, манго, авокадо үстерергә хыяллары бар.

“Төркия үзенең эчке таләпләрен канәгатьләндерә, әмма дөнья базарына заманча үсемлекләр сатарга кирәк”, - ди Төркиянең авыл һәм урман хуҗалыгы башлыгы Вахита Киришчи.

Венесуэла президенты Николас Мадуро Төркиягә эш сәфәре белән баргач, бу хакта сөйләшүләр булган. Латин Америкасы иле Төркиягә 400 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен арендага бирергә әзер. “100 кг бодай үстерегез дә, үзегезгә 70 процентын алыгыз, безгә 30 процентын калдырсагыз җитә”, - дигән Венесуэланың авыл хуҗалыгы министры Вильмара Кастро Сотельдо.

Дөньяга пандемия һәм Украинадагы хәлләр аркасында азык-төлек кризисы яный, Төркия властьлары бу кризисны ничек тә булса җиңелрәк үткәрергә тырыша.

 

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в