Барлык яңалыклар

Сүзеңне уйлап яз

Япониядә интернетта башкаларны кимсетү сүзләре язган өчен төрмәгә утыртачаклар.

Сүзеңне уйлап яз
Сүзеңне уйлап яз

 

Ил парламенты, реалити-шоуда катнашкан бер кызның үлеменнән соң, мондый закон кабул итәргә мәҗбүр булган. Кызыкай, интернетта үзенә яуган ямьсез сүзләрне күтәрә алмый, үз-үзенә кул салган. Яңа законга ярашлы, әгәр интернетта кемне дә булса кимсетеп язасың икән, я 300 мең иена (2,2 мең доллар) штраф түләячәксең, я бер елга төрмәгә озатачаклар.

Элек мондый хокук бозу өчен бер айга кулга алганнар яисә 75 доллар штраф салганнар (10 мең иена). 

Законга каршы чыгучылар аны сүз иреген кысуда гаепли. Тик күпләр киберкуркыту һәм онлайн-бәйләнүләр күбәйгән бүгенге заманда закон аларны яклар иде дигән өметтә.

Русиядә интернетта кешене кимсетеп язган өчен иң күбе 3 мең сум штраф салалар. Нахак сүз яисә гомеренә куркыныч белән янаган өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яисә 1 миллион сумга кадәр штраф каралган.

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в