Барлык яңалыклар

Маэмай йортта янгын чыгарган

Күрәсең, ачыккан булган...

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

АКШның Канзас-Сити шәһәрендә фатирда хуҗаларсыз калган эт янгын чыгарган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр йорттан ике маэмайны алып чыккан. Бинада кешеләр булмаган. Коткаручылар соңрак йортта урнаштырылган видеокамера язмаларын карап чыккан. Баксаң, маэмай аш-су бүлмәсенә кереп, арткы тәпиләренә басып, алгылары белән плитәгә таянган һәм плитә  кабынып киткән. Янгын сүндерүчеләр сөйләвенчә, маэмай плитәне кабызганнан соң 8 минут үткәч, табада калган ризык яна башлаган.  

Видеоязмада мескен маэмайның төтен таралган йортта нишләргә белмичә бүлмәдән бүлмәгә йөгергәләп йөрүе күренә. Ярый инде  исән-сау калган. Ә менә хуҗаларның фатиры шактый  зыян күргән...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в