Барлык яңалыклар

Гомерләре басуда өзелгән

Бик кызганыч!..

youtube.com
Фото:youtube.com

Һиндстанда кырда эшләгән өч фермерны һәм алар белән янәшәдә булган малларны яшен суккан.

Илнең көнчыгышында урнашкан Одиша штатында булган бу  табигать казасы. 13 июньдә, өч ир, яңгырлы көн булуына карамастан, басу сөрергә киткәннәр. Шунда аларны яшен суккан да инде.

Ахырда   һәлак булганнарның җир кишәрлеге хуҗасы, тракторчы һәм ферма эшчесе икәнлеге ачыкланган. Кызганычка каршы, дүрт  терлек тә яшен корбаны булган.

Һиндстанның метеорологик үзәге хезмәткәре яңгырлар яуган районнарда яшәүчеләргә һава торышын игътибарлап күзәтергә  киңәш иткән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в