Барлык яңалыклар

Булачак каенана кәләшнеке кебек күлмәк кигән

Кәләш моңа бик борчылган.

Reddit
Фото:Reddit

Интернет порталларын кулланучы бер яшь  хатын ире белән ташлашуы хакында язган. Сәбәбе – туйга иренең әнисе хас та аныкы (кәләшнеке) кебек күлмәк киеп килүе. Кәләш тарихын Британия таблоидлары яктырткан.

 Үзен интернет киңлекләрендә jerseygirl1105 дип йөрткән яшь  хатын туй тантанасында төшкән ике фотосурәт бастырган.  Фотосурәтнең берсендә ул  кияү һәм аның әнисе янәшәсендә тора. Каенана буласы хатын кәләшнеке кебек үк челтәрле күлмәк кигән.

Икенче фотосурәттә ана кеше шушы ук купшы күлмәктән кулын улының күкрәгенә куеп фотога төшкән. “Каенанам кәләш булырга теләде. Хәзер мин аерылдым”, – дип язган ул фотосурәт астында.

Бу фотосурәтләрне караучылар  кәләшне хуплаган, кияү егетнең үзен тотышы сәер һәм урынсыз дип белдергән.

“Күрдегезме, “кәләш” ничек кулын кияүнең күкрәгенә куйган? Әйтерсең лә туй балдагын күрсәтә”, “Мин кияүгә бер генә “кәләш”не сайларга киңәш итәр идем”,  “Бу хатыннарга нәрсә булган? Нишләп алар улларына кияүгә чыгарга тели?”, “Аерылышуың белән котлыйм!”, “Бу хәлне күрү белән үк китәр идем”, “Гафу итегез, әмма бу коточкыч!” – дип язалар комментаторлар.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в