Һиндстанның Сасарам шәһәрендә яраланган маймыл үзаллы дәваханәгә килгән һәм ярдәм артыннан мөрәҗәгать иткән.
Беркөнне көндезге уникеләр тирәсендә баласын иярткән маймыл Әхмәт табиб клиникасына керә һәм пациентлар өчен тәгаенләнгән кушеткага утыра. Маймылның борыны яраланган була.
Әхмәт тәүдә курыккан, әмма маймылның борыны яраланганын күргәч, аңа ярдәм кирәклеген аңлаган. Табиб приматка столбняктан укол кадый да дәвалаучы мазь буйый. Ә иң гаҗәпләндергәне: процедура вакытында җәрәхәтләнгән маймыл тыныч генә кушеткада утырган.
Кушеткада түзем генә көтеп утыручы җәнлекне күргән шаһитлар хәйран калган. Ул гына түгел, бу хәл турындагы имеш-мимешләр шәһәрдә тиз тарала, һәм Әхмәт табиб клиникасы янында маймылны күрергә дип бихисап халык җыелган.
Чыганак: lenta.ru