Барлык яңалыклар

Кытай белән Русия арасында беренче күпер ачылды

Күпер илләр арасында товарлар әйләнеше үсешенә йогынты ясаячак.

news.drom.ru
Фото:news.drom.ru

Бүген, 10 июньдә,  Благовещен шәһәрендә Амур елгасы аша  зур йөк машиналары өчен  беренче  автомобиль күпере ачылды. Ул Амур буе башкаласын  Кытайның Хэйхе шәһәре белән бәйли.

Күпер ачылу тантанасы Мәскәү, Владивосток, Пекиннан, Благовещенскидан һәм Хэйхедагы мәйданчыклардан  телекүпер ярдәмендә оештырылды. Анда  Русия Президентының  Ерак Көнчыгыштагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев һәм КХРның Дәүләт Советы премьеры урынбасары Ху Чуньхуа катнаштылар. Провинция губернаторы Хэйлунцзян Хуа Чаншэн күпер ачылуны рус телендә игълан итте.

Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов сүзләре буенча, бер машина өчен Благовещенск-Хэйхэ күпере аша чыгу  уртаа 8700 сум тәшкил итәчәк. Әлегә бу түләү бәясе  20 елга исәпләнгән. Бу чор эчендә финанс модель  буенча күпер бәясе үзен аклаячак, шуннан соң гына юл хакы арзанаячак.

Күпер ачылгач та, аннан 8 тәүге Русия машиналары узган да инде. Кытай ягыннан да зур йөк машиналары кергән.

Русия Президентының  Ерак Көнчыгыштагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев белдерүенчә, Благовещенск-Хэйхэ күпере  зур әһәмияткә ия, ул Русия белән Кытай арасындагы дуслыкның тагы бер җебе булып торачак.

Трутнев сүзләре буенча, күпер  моңа кадәр булган юлны 300 километрга кыскарта димәк, транспорт чыгымнары да кими дигән сүз.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в