

Владимир Зеленский сөйләшүләрне шәхсән Владимир Путин белән генә алып барырга теләвен берничә тапкыр белдерде инде. Очрашу кайчан һәм ничек булыр? Бу җәһәттән сәяси экспертлар сөйләшүләр процессында беренче адымны Русия һәм Украина лидерлары түгел, ә сөйләшүләр алып барырга тәгаенләнгән төркемнәр ясарга тиеш дип саный. Русиягә бары тик очрашу хакына гына очрашу кирәкми, ә нәтиҗәле очрашу кирәк. Шуңа күрә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә илче дип аталган зур һәм изге вәкаләтне башкаручыларга зур өмет баглана.