Дөньяда ниләр бар?
9 июнь 2022, 07:31

“Кунак ашы — кара-каршы”

Русия быел 22 мартта Япония белән тынычлык килешүе турындагы сөйләшүләрне дәвам итүдән баш тарткан иде.

“Кунак ашы — кара-каршы”“Кунак ашы — кара-каршы”
“Кунак ашы — кара-каршы”

Сәбәбе: Русия Чит ил эшләре министрлыгы Токионың дустанә булмаган гамәлләренә һәм берьяклы санкцияләр кертүенә каршы шулай җавап бирде. Чөнки 15 мартта Япония Украинада махсус операция алып баруы сәбәпле Русиягә каршы чикләүләрнең беренче пакетын кертте. 16 мартта исә Токио Русияне имин сәүдә дәүләтләре статусыннан мәхрүм итте. Бу чикләүләр исә Русияне Япония ягыннан сәүдә ташламалары-өстенлекләрдән мәхрүм итә.

Бу хәлләрдән соң Русия 7 июньдә Япония гражданнарына Көньяк Курил утраулары ярларында диңгез хайваннары промыселы алып баруны тыйды. РФ Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова моны түләүләр буенча Русия куйган шартларны үтәмәгәннәре өчен шундый карар кабул ителде дип аңлатты. “Килеп туган хәлләрдә, Япония үзенең финанс йөкләмәләрен үтәгәнгә кадәр, 1998 елда төзелгән килешүне туктатып тору турындагы карар кабул ителде”,—диде.

Япония шулай ук Сахалин өлкәсенә бушлай техник ярдәм күрсәтү турындагы ел саен кул куелучы документка имза салуын кичектереп торган. Әлбәттә, Япония Русиянең әлеге карарына җавапсыз калмады. Ул диңгез промыселы буенча сөйләшүләрне дәвам итәчәген белдерде.

фОТО: yasya-nn.livejournal.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас