

Илнең төп законы зур үзгәреш кичергән. Атап әйткәндә, 31 маддәгә 56 үзгәреш кертелгән, яңа 2 маддә булдырылган. Референдумда һәр төзәтмә өчен аерым-аерым түгел, берьюлы бөтен пакет өчен тавыш биргәннәр. Нәтиҗәдә казахстанлыларның 77 проценты төзәтмәләрне яклавын белдергән.
Казахстанның халыкара эшләр, оборона һәм хәвефсезлек буенча парламент комитеты рәисе Айгөл Куспан белдерүенчә, иң кызу фикер алышулар үлем җәзасы турындагы маддә буенча барган. Әйткәндәй, әле Казахстанда үлем җәзасы карары чыгарыла, тик ул гомерлеккә төрмәгә утырту белән алыштырыла. Тагын да бер маддә — җир һәм җир асты байлыклары халыкныкы дигән төзәтмәне зур кызыксыну белән тикшергәннәр.
Төп законның яңа редакциясендә беренче президент һәм илбашы статусының тулысынча бетерелүе дә иң зур яңалыкларының берсе. Шуңа ярашлы илнең элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаев илнең беренче президенты турындагы конституцион закон буенча каралган персональ өстенлекләрнең күпчелегеннән мәхрүм булачак.
Аннары, Казахстан суперпрезидент республикасы статусыннан парламент роле көчәйтелгән президент республикасы статусына күчә. Моннан соң ил президенты бер партиядә дә торырга, аның туган-тумачалары исә дәүләт хезмәтендә югары вазифаларга тәгаенләнергә тиеш түгел. Мөһим төзәтмәләр Казахстанның сәяси һәм икътисади өлкәсендә монополия булдырмауга юнәлтелгән дип ассызыклана.
Президент вәкаләтләренә караган чикләүләр болар белән генә тәмамланмый. Әгәр моңа кадәр президент шәһәр, район, авыл округлары башлыкларын — акимнарны — теләсә кайсы вакытта эшеннән ала алса яисә аларның карарларын юк итә алса, хәзер исә бу норма Конституциядән сызып ташланган. Моннан тыш, элек өлкәләр, республика әһәмиятендәге шәһәрләр, башкала акимнарын президент урындагы депутатлар ризалыгы белән альтернативасыз рәвештә тәгаенләгән булса, хәзер исә президент, ким дигәндә ике кандидатураны күрсәтеп, бу мәсьәләдә сайлау мөмкинлеген бирәчәк. Өстәвенә, президент сыман губернаторлар да бер партиядә торырга тиеш түгелләр.
Парламентның түбән палатасының да (мәҗлес) роле үзгәрәчәк. Элек ул закон проектларын тикшереп хупласа, хәзер ул законнарны кабул итәчәк. Югары палата, ягъни сенат, алар кабул иткән законны хуплау-хупламау мәсьәләсен караячак.
Билгеле булуынча, илдә реформалар берничә ел бара, әмма алар 2022 елның гыйнвар вакыйгаларыннан соң тизләтелгән.
Фото: news.myseldon.com