

Бу хәлне Сергей Лавров “башка сыймаслык” дип атады. Брюссель, илчебезнең юлына шулай киртә корып, Сербиядә төбәк мәсьәләләре буенча сөйләшүдә Русиягә үз карашын белдерергә юл бирергә теләмәде. Бу гамәлне Сергей Лавров Европа Союзы илләре һәм НАТО Белградны бәйсез тышкы сәясәтен гамәлгә ашырудан мәхрүм итте, Русия юнәлешендәге халыкара эшчәнлегенә киртә корды дип бәяләде.
Сербиядә булачак очрашуда ике яклы мөнәсәбәтләрдә стратегик партнерлык мәсьәләләре, халыкара хәлләр торышы турында сүз барырга тиеш булган. “Күрәсең, Брюссель курчак уйнатучылары Сербия башкаласында Косово, Босния, Герцеговина проблемалары буенча Русиянең үз карашын белдерүен теләмәде”,—диде Лавров.
“Көнбатыш илләре тарафыннан Русия чит ил эшләре министрының сәфәре “дөнья күләмендәге янау” итеп кабул ителә икән, димәк, аларның хәлләре бөтенләй мөшкел”, — диде илче.
Сербия сәфәренә киртә коруына карата Мәскәү Көнбатышка берәр төрле җавап бирерме? “Без беркайчан да халыкара бәйләнешләргә авырлык тудыручы чаралар кабул итмәячәкбез. Моның белән Көнбатыш партнерларыбыз гына шөгыльләнә”,— дип, Лавров өзелгән сәфәр өчен Мәскәүнең бернинди җавап чаралары кабул итәргә уйламавын белдерде. Ул шулай ук Европада “ни өчен әле безгә Русиядән дошман ясарга” дип уйлана башлаган акыллы кешеләр саны артуын әйтте.
Кызганычка каршы, Көнбатыш илләренең күмәк гамәлләре Мәскәүгә булдыра алганча басым ясауларын дәвам итәчәкләрен күрсәтә. Моның өчен аларның һәр төрле мәкерле алымнарны файдаланудан баш тартмаячаклары аңлашыла.