Дөньяда ниләр бар?
9 июнь 2022, 06:41

Фәхешханә оештырып ятканнар

Төнге күбәләкләр вахта ысулы белән эшләгән.

foxnews.comfoxnews.com
Фото:foxnews.com

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе Уфада фахишәлек турындагы җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Эш барышында интим хезмәтләр күрсәтү буенча легаль булмаган бизнесны  Уфада яшәүче 5 кеше – ике хатын-кыз һәм өч ир-ат – оештыруы ачыкланган.  Фәхешханә  элиталы кунакханә номерлары итеп рәсмиләштерелгән. Уфалылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск һәм башка шәһәрләрдән килүче 19-25 яшьлек кызларны “эшкә урнаштырган”. Алар вахта ысулы белән эшләгән. Төнге күбәләкләр 50% керемне үзләренә алса, администраторларга 10% тәтегән. Калган акчаларны җинаятьчел төркем әгъзалары үзара бүлешкән. Әлеге “бизнес”ның хатын-кыз җитәкчеләре клиентлар белән эшләсә, биналар эзләү, мебель сатып алу, финанслар мәсьәләсен ирләр үз өстенә алган.

Җинаятьчеләр фахишәлеккә җәлеп итү һәм фахишәлек оештыру маддәләре буенча гаепләнә.

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас