

АКШның Мичиган штатында яшәүче хатын чит кеше киңәшен тыңлаган һәм 4 миллион доллар акча откан.
54 яшьлек хатын ире белән заправкага керүләрен сөйли. Кассага чират торганда бер кеше аларны 30 долларга (1800 сум) лотерея билеты алырга күндергән, алсагыз, мотлак рәвештә 4 миллион доллар отачаксыз дип ышандырган.
Бераз икеләнгәч, гаилә пары лотерея ала. Машинага барып җитмәстән, алар билеттагы махсус катламны җуя да нәкъ шулкадәр акча отуларын күрә. “Тәүдә шикләндек, әлбәттә, шуңа күрә билетны өйдә җентекләп карап чыгарбыз диештек”, – ди хатын.
Шик-шөбһәләрдән котылыр өчен, хатын лотереяны оештыручы офисына барган. Анда акча отуын раслаганнар. Акчаларны 133 мең доллар күләмендә 30 тапкыр яисә бер тапкыр бирелүче 2,5 миллион доллар (бу очракта откан акчаларның “фәлән” өлешен лотерея оешмасына “калдырырга” туры килер иде) күләмендә алырга була дигәннәр. Бәхет кошы тоткан хатын бер тапкыр бирелә торган түләү белән килешкән. Эх! Шундый бәхеткә ничек ирешәсе икән?!
Чыганак: lenta.ru