Дөньяда ниләр бар?
6 июнь 2022, 19:10

Илон Маск кешегә охшаш робот уйлап тапкан

Аны кибеткә азык-төлек артыннан да җибәреп булачак, имеш.

Илон Маск кешегә охшаш робот уйлап тапканИлон Маск кешегә охшаш робот уйлап тапкан
Илон Маск кешегә охшаш робот уйлап тапкан

Америка эшкуары Илон Маск дөньяда иң бай кешеләрнең берсе. Ул танылган SpaceX компаниясенең генераль директоры һәм баш инженеры; Tesla компаниясенең инвесторы һәм генераль директоры.

Күптән түгел ул бай туристларны үзенең компаниясе төзегән космик корабта космоска очырган иде. Акча күплеге аны, моңардан тыш, төрле өлкәдә уйлап табуларга һәм ачышларга этәрә. Әле исә ул кешегә охшаш робот- гуманоид уйлап тапкан.

Эшкуарның сүзләренә караганда, "Optimus" роботы эшләнеп бетеп килә - төгәлләү алдында һәм ул аны 30 сентябрьдә халыкка тәкъдим итәчәк.

Роботының буе 173 см, авырлыгы 57 кг. Бите компьютер экраны формасында, анда кирәкле мәгълүматлар чыгачак, фукцияләре белән идарә итеп булачак. Шулай итеп, робот көнкүрештә һәм оешмаларда да алыштыргысыз ярдәмче булыр дип көтелә.

Ул 20 кг кадәр әйбер күтәрә, сәгатенә 8 чакрым юл үтә алачак, дигәннәр. Optimus автопилот ярдәмендә машина да йөртәчәк, аны кибеткә әйберләр һәм азык-төлек артыннан да җибәрергә була, имеш.

"Бу заманча робот барлыкка килгәч, Илон Маскның оешмасында безнең кирәгебез калыр микән?" - дип компания вәкилләре хәтта куркуга калган. Бу гуманоидны сатып алган кеше теләсә кайсы вакытта аны сүндереп куя алачак, ди. 

Эшкуар үзенең яңа проекты турында бик югары фикер йөртә. Аның сүзләренә караганда, кешелек дөньясы әле зур ачыш алдында тора. "Optimus"ның барлыкка килүе дөньяны шулкадәр үзгәртәйчәк һәм җиңеләйтәчәк ки, хәтта автомобильләр уйлап табудан да ныграк алга китү көтелә дип саный. Хәер, әле моны күз алдына да китереп булмый, вакыты җиткәч, мөгаен, күрербез.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас