Дөньяда ниләр бар?
7 июнь 2022, 09:40

БДИны микронаушник ярдәмендә бирергә теләгән

Тик ахырда дәваханәгә эләккән.

YouTubeYouTube
Фото:YouTube

Казанда 11 сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында микронаушник ярдәмендә күчерергә маташкан һәм дәваханәгә эләккән.

Үсмернең танышы аңа имтиханның дөрес җавапларын микронаушник ярдәмендә  әйтеп барырга тиеш булган. Әмма укучы көчен чамаламыйча корылманы колагына бик тирәнгә тыккан һәм чыгара алмаган.

“Комсомольская правда” язуынча,  чыгарылыш сыйныф укучысы үзаллы Балалар клиник дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аның колагыннан наушникны алган.

22 майдан 6 июльгә кадәр БДИның төп этапы үтә. Кичә, 6 июньдә, чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм физикадан сынау тотты.

Югарыда язылган үсмергә килгәндә исә, дусты аңа булыша алдымы икән? Булышкан хәлдә БДИ баллары гамәлдә булырмы икән?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас