Дөньяда ниләр бар?
6 июнь 2022, 06:28

Билгеле шеф-повар булса да...

Гаиләдә ул тиран булган. 

timeout.rutimeout.ru
Фото:timeout.ru

Хатынының 3 баласын газаплаган япон шеф-повары Мунечика Банны сак астына алганнар. Бу карарны Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия суды чыгарган.

Тәүдә Екатерина Бан полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә,  шеф-поварга кияүгә чыккач, аның тормышы тәмугка әверелгән.  Ир хатынын гына түгел, аның өч баласын да кыйнап яшәгән. Хатын шеф-повар гаиәсенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен контрольдә тотуын сөйләгән. Алар камералар күзәтүе астында яшәгән. Хатын иреннән озак китә алмаган, әмма мөмкинлек тугач та ул балалары белән качкан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: ren.tv

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас