Дөньяда ниләр бар?
6 июнь 2022, 06:14

Бер кешегә – бер кап макарон

Шулай...

politros.compolitros.com
Фото:politros.com

Бүгенге көндә Европа да азык-төлекккә хаклар күтәрелүдән җәфа чигә. Британиядә бер пинта (якынча 0,57 л) сыра  8 фунт стерлинг (якынча 624 сум) тора. Бу тарихи антирекорд. Соңгы елларда бу эчемлек бәясе 70 процентка арткан. Сәбәбе – инфляция һәм Украинадагы вакыйгалар сәбәпле аның  ингредиентларына хак арту.

Итадия үзенең милли ризыгы дип саналган пастасыз калырга мөмкин. Анда бодайга хаклар 15 процентка арткан, һәм, әлбәттә, барлык макарон төрләренә дә хаклар “сикергән”.

Германиядә дә поставкалар белән проблема туу сәбәпле – шундый ук хәлләр.  Дефицитны булдырмас өчен, супермаркетларда катгый чараларга барырга карар иткәннәр. Анда кеше башына нибары бер кап макарон һәм он саталар.

Бездә әлегә дефицит юк шикелле. Әмма хаклар сөенерлек түгел шул...

Чыганак: ren.tv

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас